Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына сайлап алу өчен заявкалар кабул итү ел әйләнәсе барачак. Бу хакта бүген “Югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” компаниясе директоры Динар Насыйров хәбәр итте.
Хәзер Bi.Itpark@tatar.ru адресына заявкалар берөзлексез кабул ителә. Заявкага презентация, проект үсешенең 1-3-9-12 айларга исәпләнгән дорожная карта һәм бизнес-план беркетелгән булырга тиеш. Һәр ай ярым саен экспертлар тарафыннан арадаш сайлап алу була, шулай итеп стартаплар үз көчләрен сынап карый.
Кайбер стартаплар өчен башлангыч инкубация процедурасы билгеләнергә мөмкин, бу перспективалы проектларны икенче сайлауга әзерлек йөзеннән булачак. Инкубациядә экспертлар өчен презентация, бизнес-модель әзерләргә, шулай ук эшкәртмәләр тараласы базарны өйрәнүгә ярдәм итү каралган. Бу программага эләгү өчен чынлап та бик матур идеяләр, стартапларның җентекләп эшләргә зур теләге булуы зарур.
Шулай ук сайлап алынган стартаплар белән эшләү схемасы да үзгәрәчәк. “Безнең планда стартаплар акселерациясе системасына күчү, резидент статусы алганнан соң 3 ай эчендә инвестицияләр алу өмете,”- диде Динар Насыйров.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан ИТ-паркына сайлап алу кварталга бер тапкыр була иде. Соңгысы 2012 елның 8-9 декабрендә булды. Экспертларга яңа эшли башлаган 15 ИТ-эшмәкәр проекты күрсәтелде. Нәтиҗәдә 8 проект турыдан-туры эшләүче резидент була алды.