4G Яр Чаллыда ИТ-парктан башлана

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркның Чаллы мәйданчыгында шәһәрдә Мегафон компаниясе 4G-челтәрен эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Бу элемтә операторы Татарстанда зурлыгы буенча икенче урында торучы Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның 27 декабрендә 4-нче буын (4G) мобиль интернет кертә башлады. Россиядә беренчеләрдән булып, Татарстан ике шәһәрдә 4G челтәре  эшләтеп җибәрде. Ике шәһәрнең берсе - Яр Чаллы – субъект башкаласы түгеллеген истә тотсак, бу зур казаныш.

База станциясе шәһәрнең барлык районнарында да эшли, сигнал кабул итү буенча проблема юк. Мегафонның мондый өстенлеге дә бар – 4G зонасыннан чыккан очракта, модем автомат рәвештә 3G челтәренә тоташа, шулай итеп кулланучы һәрвакыт элемтәдә кала. Яңа буын элемтә челтәрен тестлауда теләгән һәркем катнаша алды, моның өчен берничә урында махсус демо-стендлар куелган иде.

Презентациягә Яр Чаллыдан, Казаннан күп кунаклар һәм журналистлар чакырылды, алар арасында блогосфера вәкилләре дә бар иде. Шулай ук  яңа гына Чилидан җиңеп кайткан КАМАЗ-Мастер командасы да церемониядә катнашты.

Башта журналистлар өчен пресс-конференция булды, аны ИТ-паркның Чаллы мәйданчыгы җитәкчесе Рамил Ибрагимов ачты. Ул үзенең дә Мегафонның 4G-модемын куллануын һәм аның сыйфаты белән кәнәгать булуын яшермәде. Пресс-конференциядә шулай ук  Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә булышу идарәсе рәисе Наталия Кропотова, Мегафон компаниясе вәкиле Максим Нечеухин, КАМАЗ-Мастер командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.

ИТ-паркта Рамил Ибрагимов журналистларга экскурсия уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International