“Доступная среда”- “Һәркем үтеп керә алырлык мохит” программасын тормышка ашыру, аерым алганда,мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен интерактив карта булдыру мәсьәләләрен белгечләр бүген Казан ИТ-паркында тикшерде. Киңәшмәдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Бөтенроссия һәм Татарстан буенча инвалидлар тормышына кагылышлы оешмалар вәкилләре катнашты.
ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең геоинформатика һәм мониторинг департаменты җитәкчесе Георгий Цой сүзләренә караганда, бу чара хәзер актив рәвештә тулыландыручы картаның мөмкинлекләрен яхшыртуга юнәлгән.
Бүгенгә мондый карта ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр теге яки бу учреждениенең ни дәрәҗәдә инвалидлар өчен җайлы булуын алдан белә ала. Киләчәктә бу карта уңайлы маршрут та билгели алачак. Шуңа республиканың барлык муниципаль районнарында объектлар паспортлаштырылды.
Инвалидларның шәһәр буйлап йөрешен җиңеләйтү – бик актуаль проблема.”uslugi.tatarstan.ru порталында “Халык контроле” мәгълүмати системасында бу хакта махсус категория бар. Монда барлыгы 120 заявка килде, шуны 2,7 мең кеше хуплап язды.
Әйтергә кирәк, бу хезмәттән Татарстанда яшәүче бөтен кеше файдалана ала. Порталда “Шәхси кабинет”та теркәлергә, аннан соң инвалидлар керә алмый торган объектларның фотосын урнаштырырга кирәк.