Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы баланың өстәмә белем алу учреждениеләренә ничек йөрүен күрсәтеп баручы Укучы картасы ясады

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2013 елның 15 гыйнварыннан Яшел Үзән районында өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөрешне автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу пилот проектын эшләтеп җибәрде.

Бу проектта катнашу өчен Яшел Үзәннең барлык өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары NFC  технологияле смартфоннар, ә балалар мәктәп пластик картасы алды. NFC  технологиясе баланың картасыннан смартфонга мәгълүмат алып торырга мөмкинлек бирә.  “Дәрескә килгәч, бала картасын педагог смартфонына куя һәм электрон мәгариф системасында автомат рәвештә баланың укуга килүе хакында билге куела”, - дип сөйләде “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкарма директоры Татьяна Камалетдинова.

Пилот проектны тормышка ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 5 миллион сум акча бүленгән. Бу барлык педагогларны смартфоннар белән тәэмин итүгә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә интернетка чыбыксыз керү ноктасы булдыруга, балаларны пластик карталар белән тәэмин итүгә тотылды.

Проектның максаты – өстәмә белем бирү учреждениеләренә балалар йөреше хакында тулы картина булдыру. Хәзер ТР финанслар министрлыгы бу өлкәдә якын арада нинди чыгымнар булачагын прогнозлый алмый, чөнки бу учреждениеләрдә укучылар саны бик тиз үзгәреп тора”, - диде Татьяна Камалетдинова.

Моннан тыш, Укучы картасына транспорт кушымтасы да беркетелде. Җәмәгать транспортында йөрүче укучылар бу карта ярдәмендә транспортка түли ала. Перспективада мондый карталарны китапханәләрдә кулланырга , махсус системага тоташкан мәктәпләрдә баланың ашавын да карта ярдәмендә күзәтеп барырга мөмкин булачак.

 “Пилот уңышлы чыкса, күп функцияле картаны Татарстан Республикасы хөкүмәте тикшерәчәк”, - диде Татьяна Камалетдинова.

Бүген Казанда мәктәптә ашау өчен пластик карталар ярдәмендә 100 мең укучы түли.Бу карталарны алар Казан мэриясының “Укучы картасы” проекты кысаларында алды. Укучы төшке аш өчен картаны махсус җиһазга куеп кына түли. Бу шулай ук NFC технологиясе ярдәмендә башкарыла. Мәктәпләрдә урнаштырылган махсус терминаллар аша укучылар яки аларның ата-аналары бу карталарны тулыландыра ала. Карта ярдәмендә түләгән очракта, ашау арзангарак төшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International