Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Волгоград өлкәсе Губернаторы Сергей Боженов Казан ИТ-паркында булды. ИТ-паркка шулай ук зур делегация килде: Волгоград өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнир Шабанов, Матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, Икътисад, чит илләр белән бәйләнеш һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм Дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева.
Кунакларны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Әнисә Гайнуллина, югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров каршы алды.
Динар Насыйров кунакларга мәктәптә үк ИТ-белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирүче уникаль экосистема хакында сөйләде. Бүген республикада ике ИТ-парк мәйданчыгы – Казанда, Чаллыда – эшли, аларның 116 резидент-компаниясе бар. Казан ИТ-паркы резидентлары 2012 елда 4 миллиард сумнан артык табыш алды. “Шундый үсеш темплары сакланган очракта, 10 елдан республика бюджетына ИТ-парк төзү өчен киткән чыгымнардан 3 тапкыр артык табыш киләчәк”, -диде Динар Насыйров. ИТ-парк төзү өчен федераль бюджеттан 2,9 миллиард сум бүленгән иде.
Динар Насыйров шулай ук республика өчен ИТ-белгечләр әзерләү максатында КФУ базасында төзелгән ИТИС Югары мәктәбе хакында сөйләде. ИТИС студентлары икенче курстан башлап, ИТ-парк резидентлары компанияләрендә практика үтә башлый. 2012 елда Казанда малайлар өчен ИТ-лицей ачылды. “ИТ-лицей укучылары ИТ-паркка еш киләләр, резидентлар белән бергә үзләренең эшләнмәләрен ясап, аларны үстерергә тырышалар”, - дип сөйләде Динар Насыйров.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә куллану мөмкинлекләре белән Казан кунакларын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина таныштырды. Аның сүзләренчә, республикада киң тасмалы Интернет үсеше 68 процентка җиткән, бу 138 төр хезмәтне электрон рәвештә башкарырга мөмкинлек бирә. Шәхси компьютерлар һәм планшетлар ияләре бу хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша куллана ала.
Моннан тыш, бу хезмәтләрне тагын ике ысул белән кулланып була – гражданнар мобиль кушымталар яисә инфоматлар аша гариза бланклары бастыра, төрле банк карталары ярдәмендә яки акчалата түләүләр үткәрә, документлар, штрих-кодлар сканлый ала. Бүген ЮХИДИ штрафларының 33 проценты электрон формада түләнә, балалар бакчаларына чиратка язылу гаризаларының 59 проценты он-лайн бирелә, никах теркәү өчен гаризаларның 89 проценты шулай ук электрон рәвештә теркәлә. 2012 елның декабрь аенда татарстанлылар электрон хезмәтләрне 1,7 миллион тапкыр кулланды. “Портал, инфоматлар, мобиль кушымталар аша узган түләмнәрнең суммасы 100 миллион сумнан артып китте, шуның 60 проценты акчалата булды”, - диде Әнисә Гайнуллина.
Кунакларга шулай ук Россиядә уникаль булып саналучы электрон документ әйләнеше хакында бәян ителде. 2009 елдан алып республикада барлык министрлыклар һәм ведомстволар документларны бары тик электрон формада яза. Хәзер бу системага берничә коомерциячел оешма да тоташтырылды. Системада 30 меңнән артык кулланучы бар, алар көн саен 7500 документ төзи һәм 16 мең резолюция сала. Бу система хәзер Мәскәү хөкүмәтендә, шулай ук берничә федераль министрлыкта һәм ведомстволарда кертелә. Берничә регионда, мәсәлән, Тыва Республикасында, Приморски крайда үсеш ала.
Илдар Халиков система эшен үз кабинетыннан күрсәтте. “Хатны караганнан соң, мин резолюция язам һәм аны кирәкле министрга юллыйм. Әлеге презентация вакытында миңа 24 документ килде, аларның 19-ы минем резолюцияләр белән министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә китте”, - дип таныштырды Премьер-министр.
Волгоград өлкәсе Губернаторы Сергей Боженов Казанга кичә кич килде. “Казан” халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бүген делегация “Химград” технополисында, “Данафлекс-Нано” фирмасында, Агропромпаркта, шулай ук спорт объектлары төзелешендә булды.