ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2013 ел
җомга

Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының яңа  резидентлары эшләгән Cafe4me  ситемасы кафеларга алдан заказ биреп куярга мөмкинлек бирә. Мәктәп укучылары ясаган проект буенча өйдән яки эштән генә кафе һәм менюларны сайлап, акчасын да алдан ук түләп куеп була - килешегезгә барысы да әзер булачак.

Цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек йөзеннән, Татарстан Республикасы  Радио-телевидение тапшырулары үзәге (рус.РТПЦ)Шереметьевкада урнашкан ретрансляторда яңа антенна системасы урнаштыра башлый. Шул сәбәпле, 11-16 февральдә һәм 18-19 февральдә 8.00 сәг. тән 18.00 сәг.кә кадәр телевидение программалары өзелеп торачак.  


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казанда 16-20 сентябрьдә 7-нче Мәгълүмат эзләү мәктәбе ачылачак. RuSSIR- студентлар һәм яшь галимнәрне берләштерүче уникальконференция. Россия күләмендә уздырылучыбу җәйге мәктәпнең максаты – тыңлаучыларны мәгълүмат эзләүнең заманча проблемалары һәм методлары белән таныштыру, мәгълүмат эзләү проблемаларына игътибар җәлеп итү. Хәзер RuSSIR – фән, югары мәктәп һәм индустрия вәкилләренең формаль булмаган аралашу мәйданчыгы булып тора.


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

“Доступная среда”-Һәркем үтеп керә алырлык мохит” программасын тормышка ашыру, аерым алганда,мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен интерактив карта булдыру мәсьәләләрен  белгечләр бүген Казан ИТ-паркында тикшерде. Киңәшмәдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Бөтенроссия һәм Татарстан буенча инвалидлар тормышына  кагылышлы оешмалар вәкилләре катнашты.


24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркның Чаллы мәйданчыгында шәһәрдә Мегафон компаниясе 4G-челтәрен эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

24 гыйнварда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары уты “җир шарын әйләнеп” легендар “Седов” баркы бортында Владивостокка килеп җитте. Шушы урыннан Универсиада утының Россия этабы башлана һәм ул 30 шәһәргә керәчәк.


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында  Белгород өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Валерий Скруг һәм аның Татарстандагы коллегасы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев булды.


22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең  ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышы узды. Коллегиядә Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары  -  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  һәм башка рәсми затлар катнашты.


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Бүген ИТ-паркта “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” компаниясе һәм “Татэнгергосбыт” ААҖы Казан ИТ-паркының Дата-үзәгендә мәгълүмати системалар урнаштыру хакында килешүгә кул куйды.

Югары сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары онлайн режимда программалаштыру телләрен өйрәнә алачак. Мондый мөмкинлекне Acodemy проекты –төрле телләрдә программалаштыру үзләштерергә теләүчеләр өчен Россиядә беренче виртуаль сервис бирә. Узган елның декабрь аенда булган бәйгедә бу проект Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының турыдан-туры эшләүче резиденты статусын алган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International