ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2013 ел
җомга

2013 ел январенда  Татарстанда кәрәзле элемтә сыйфатына шикаятьләр узган ел белән чагыштырганда  ике тапкыр артты. Гражданнарны барыннан да бигрәк республика районнарында, Казан метросында  кәрәзле элемтәгә, мобиль Интернетка тоташып булмау  борчый.


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 “МегаФон” Ачык Акционерлар Җәмгыятенең  Татарстандагы 10 еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында бүген   компаниянең Идел буе  филиалы директоры Александр Григорьев, Татарстан буенча бүлеге башлыгы Максим Нечеухин һәм “Универсиада 2013” проекты җитәкчесе Сергей Обыденников сөйләде.


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан ИТ-паркында булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары –  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде һәм аларга технопарк төзү тарихы, Казан һәм Яр Чаллы мәйданчыклары эше, ИТ-белгечләр әзерләү үзенчәлекләре һәм технопаркның резидентлар сайлау вәзгыяте хакында сөйләде. Валентина Матвиенко Казанда соңгы тапкыр 100-еллыкка килгән, ИТ-паркта булганы юк икән.

ИТ-паркның Яр Чаллы мәйданчыгында эшләүче резидент “Все эвакуаторы” проектын эшләде. Бу проект web-сервис форматында Россия Федерациясенең  бөтен территориясендә транспорт эвакуацияләү өчен заказлар кабул итүче ачык биржа.  Башта төзелгән он-лайн биржа бик тиз үсеш алган һәм популяр булып киткән. “Тукталып калмыйча, без Shturmann навигация системасына тоташтык”, - дип сөйләде яшь ИТ-эшмәкәрләр.


12
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Сергей Донской Казандагы эш визиты кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров белән берлектә ИТ-паркта булды. Кунакларны Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров каршы алды.

Бүген  РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Владимир Артамонов. “ГЛОНАСС+112” республика системасы белән танышты. Очрашу “ГЛОНАСС+122” системасының call-үзәкләренең берсе урнашкан ИТ-паркта узды. Владимир Артамонов Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин озатып йөрде.


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

11 февральдә ИТ-паркта 2012 ел йомгаклары һәм киләсе елга  куелган бурычлар темасынаТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы була.

8:30  сәг.тә башлана. Адресы: Петербургурамы, 52. gg@tatar.ru адресына языпаккредитация узуыгызны сорыйбыз.Аккредитация 8 февральдә 12:00 сәгатьтә тәмамлана.

 

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ведомстовара электрон багланышлар системасын өзлексез эшләтү өчен бердәм сервис оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сишәмбе көнне Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич үткәргән киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ИТ-паркта Малайзиянең XYBASE компаниясенә нигез салучы һәм аның бүгенге президенты Сухайми Әбү Хассанга республика ИТ-потенциалы тәкъдир ителде. Технопаркка кунакны Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов алып килде. Малайзия делегациясе составында XYBASE компаниясе директоры Лим Хва Энг һәм үсеш буенча эксперт Эрман Ваххаб бар иде.


1
февраль, 2013 ел
җомга

Җәйге Универсиада  дирекциясе үзенеңИТ-җиһазларын «МегаФон» компаниясерегиональ мәгълүмат эшкәртү үзәгендә (рус.ЦОД) урнаштыра башлады. Бу үзәк Уеннарның резерв үзәге (рус.РЦОД) итеп сайлап алынды, дип хәбәр итте “МегаФон”компаниясе матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International