ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның Казахстан Республикасының башкаласы Астана шәһәренә эш визиты дәвам итә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында министрның киң эшлекле программасы планлаштырылган.
ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Казахстан Республикасы башкаласы – Астана шәһәрендә. Максаты – югары технологияләр өлкәсендә Татарстан һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә теге яки бу ташлама алуга кагыла торган Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 8 хезмәте ачык. Хезмәт күрсәтүне алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тутырырга гына кирәк. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, акча гаризада күрсәтелгән хисапка күчереләчәк.
2017 елның 1 нче июленнән Россиядә 86 нчы номерлы Федераль закон үз көченә керде. Ул электрон листокларны бирүне регламентлый. Әлеге проектны гамәлгә ашыру башыннан ук санасак, татарстанлылар электрон рәвештә 72 меңнән артык больничный алганнар. Проектны гамәлгә ашыру турында бүген ТР министрлар кабинетында узган брифингта Россия Федерациясе ТР буенча Социаль иминият фонды төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мугинов һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләделәр.
Тантана дәрәҗәле кунаклар һәм ата-аналар каршысында Казан (Идел буе) федераль университеты IT-лицееның 78 укучысы өчен үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм «Ростех» корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Яр Чаллы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында булдылар. Аның мәйданчыгында «Кванториум» балалар технопаркы гамәлдә. Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып барды.
ЗАГСның электрон хезмәтләреннән татарстанлылар һәрвакыттагыча актив файдаланалар. Агымдагы елның 5 ае эчендә республика халкы тарафыннан ЗАГС агентлыгына тапшырылган 79 мең гаризаның 77 проценты ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада рәсмиләштерелгән.
Чарага бакалавриат һәм магистратура абитуриентлары һәм аларның әти-әниләре чакырыла
Kaleva россия компаниясе инженерлары бер секундтан кимрәк вакыт эчендә пыяланың үтә күренмәлелеген үзгәртә торган тәрәзәләр эшләделәр. Әлеге технология Private Glass дип атала, ул шәхси пространствоны чит күзләрдән саклый. Әгәр «акыллы йорт» булса, ел фасылына, температурага яки яктылык төшү дәрәҗәсенә карап, теләсә кайсы сценарийны программалаштырырга мөмкин.
Июнь аенда ГАПОУ «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казанның Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» (МЦК-КТИТС)» кабул итү комиссиясе үз эшен җәелдерде. Кабул итү шартлары турында тулырак мәгълүмат махсус сайтта урнаштырылган.