ТР Дәүләт хезмәтләре порталының һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасының иң популяр сервисы традицион рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тикшерү һәм түләү кала. Бу елның 5 ае эчендә ЮХИДИ штрафларының барлыгы һәм саны турында якынча 4 млн мөрәҗәгать ясалган һәм 600 мең түләү үткәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында субсидияләр буенча акча күчүне тикшереп була. Хезмәт портал кулланучылары өчен ачык һәм аларга, бирелгән гариза нигезендә, Республика матди ярдәм үзәге тарафыннан ташламалар билгеләнгән.
Иннополис университеты базасында Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ярышлары тәмамланды. Анда РФ50 төбәгеннән500 мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Татарстан катнашучылары «Роботлар футболы» һәм «Иҗади» категорияләрдә призерлар булдылар.
Татарстанда урта һөнәри белем бирү (СПО) оешмаларында – колледж һәм техникумнарда – кабул итү комиссияләре эшли башлады. 9 һәм 11 сыйныф чыгарылыш укучылары инде хәзер үк ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында СПОга керү буенча электрон гариза бирә алалар.
Россиянең 50 регионыннан - Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Ямало-Ненец округы һәм башкалар - 500 дән артык мәктәп укучысы һәм студент Иннополис университетына килгән иде. Анда бүген рәсми рәвештә Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы старт алды. Татарстан республикасын милли этапта 30 дан артык катнашучы тәкъдим итте.
Бүген Кызылорда (Казахстан) шәһәрендә «Цифрлаштыру: Төбәкләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр» III Халыкара интернет-форумы узды. Ул дәүләт органнары һәм ИТ-тармак предприятиеләренең вәкилләрен җыйды. Татарстан мисалында төбәкнең цифрлы трансформация тәҗрибә белән онлайн режимда ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов уртаклашты.
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада яшәүчеләр арасында табибларга электрон язылу сервисы популярлыгын билгеләп үтәләр. Ел башыннан бирле татарстанлылар «Табибка язылу» электрон хезмәте белән 6 млн. тапкыр файдаланганнар.
Дәүләт Думасы өченче укылышта «Россия Почтасы» ФДУП акционерлаштыру турында закон проекты кабул итте. Закон проектын кабул итү өчен 363 депутат тавыш бирде. Депутатлар төркеме тарафыннан кертелгән документ милли почта операторы нәтиҗәлелеген һәм аның эшчәнлеген күтәрү, сыйфатын яхшыртуга оештыру-хокукый үстерү өчен шартлар төзүне күздә тота.
Хезмәтләрне «онлайн» режимында түләү популярлыгы халык арасында елдан-ел арта.Әйтик, ел башыннан алып ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы балалар бакчасы өчен 750 меңнән артык түләүләр алдылар – бу 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк.
Татарстанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән якынча 300 мең кеше яши. Көндәлек тормышта алар көн саен транспорт чаралары белән файдалану, тротуар буенча бару, медицина учреждениеләренә йөрү вакытында төрле кыенлыклар белән очрашалар. Уңайлы мохит булдыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү өчен «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы бар