Роман Шәйхетдинов Татарстанда «Санлы икътисад» милли проектының кураторы итеп билгеләнде

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миннеханов №262 боерыгына кул куйды. Аның нигезендә Татарстанда 12 юнәлеш буенча милли һәм федераль проектларны (шулар арасында демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән һәм башкалар) гамәлгә ашыруда җаваплы кураторлар һәм башкаручылар билгеләнде. Татарстанда санлы икътисад үсеше проектын ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов алып барачак.

Әлеге проектны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру өчен җаваплы ТР Дәүләт хакимияте башкарма органнары: ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International