Иннополиста Казахстан белән килешүләр имзаланды

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген Иннополис университеты һәм Казахстан Республикасы Алматы өлкәсе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Яклар фәнни-белем бирү даирәсен бергә үстерергә килештеләр. Документка ИТ-югары уку йорты директоры Кирилл Семенихин һәм Алматы өлкәсе хакиме урынбасары Омар Жаксылык үз кулларын куйдылар.

Килешүдә хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре язылган, алар арасында –  ИТ-өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, уртак чаралар оештыру һәм уздыру, Иннополис университеты һәм Алматы өлкәсе студентларының стажировкасын оештыру, шулай ук программалы тәэмин итү өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре.

Моннан тыш, ниятләр турындагы беркетмәгә Иннополис резиденты – «Градиент Килби» компаниясе һәм Алматы өлкәсе Талдыкурган шәһәре  Акиматы кул куйдылар.

Әйтергә кирәк, килешүләрне имзалау Казахстан регионы администрациясе рәсми делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International