Татарстанлылар WorldSkills Russia 2018 чемпионаты ИТ-компетенцияләрендә алты призлы урын алдылар

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Южно-Сахалинскта 8 нче июльдән 12 нче августка кадәр узган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI Илкүләм чемпионаты җиңүчеләренең исемнәрен игълан иттеләр. Катнашучылар үзләренең осталыкларын 63 компетенциядә күрсәттеләр. Татарстаннан җиде ИТ-компетенциядә катнашучылар беренче биш һәм бер өченче урын яуладылар.

Алтын медальләргә конкурсантлар төп компетенцияләрдә лаек булдылар: «мобиль робот техникасы» (Батыршин Фәнил һәм Галин Хәйдәр, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы-КТИТС), «графика дизайны» (Камил Сафиуллин, КТИТС) һәм «мәгълүмати кабель челтәрләре» (Булат Исмәгыйлев, КТИТС). Моннан тыш, Булат Япониягә стажировкага  китәчәк.

Татарстанга «алтын»ны яшүсмер егетләр дә китерделәр. Айрат Абраков  һәм Владислав Дюбанов  (КТИТС) командасы «мобиль робот техникасы»нда  беренче урынны яулады һәм Studica робот техникасы җиһазлары комплекты алды. Тагын бер беренче урын, «CAD инженер фестивале дизайне» – Илья Посмыгаевта (КНИТУ-КАИ).

«Веб-дизайн һәм эшләү» компетенциясе чемпионатында катнашкан  Иван Жуков (КТИТС) Южно-Сахалинск шәһәреннән «бронза» алып кайтачак.

Моннан тыш, Антон Поликасов (КТИТС) "челтәр һәм системалы администрацияләштерү" компетенциясендә һөнәри осталыгы өчен махсус медальон белән билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан ИТ-компетенцияләр буенча милли чемпионатта 9 өлкән һәм 3 юниор катнашучыны чыгарды. Гомумән алганда, Татарстан Республикасының җыелма командасы 228 балл яулап, команда буенча икенче урынга лаек булды һәм 27 алтын, 8 көмеш һәм 9 бронза медаль белән бүләкләнде.

Фото: КАО «ТР Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International