Люксембургтан стартап табиблар һәм аутист балалар арасында арадашчы булачак робот чыгарды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Люксембург университеты эшләүчеләре төзегән Luxair компаниясе Qtrobot роботын тәкъдим итте. Җайланма аутист балаларның үсеше турында мәгълүматлар җыя һәм бу аны табибларга хәбәр итә алачак.

Робот үз гамәлләрен төгәл язылган программа буенча башкара — һәр юлы бер төсле. Шул ук вакытта QTrobot табиб билгеләгән уку-укыту программасының үтәлешен контрольдә тотачак.

Тестлаштыру барышында Qtrobot 14 яшькә кадәрге 15 малай белән эшләде. Робот белән аралашканда балалар дискомфорт сизмәделәр диярлек.

Роботларны аутист балалар белән белән үзара хезмәттәшлек иткәндә шактый еш кулланалар. Күптән түгел инженерлар  Nao роботын өйрәттеләр, ул инде спорт белән шөгыльләнү һәм яхшы физик формада тору турында әңгәмәләр уздырырга мөмкин.

Фото: luxai.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International