Еш кына картлык яки инвалидлык, яки социаль пенсия буенча дәүләт һәм хезмәт пенсиясен алучы гражданнарга пенсия күләме турында белешмәне күрсәтергә кирәк. Татарстанлылар әлеге мәгълүматны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында карый ала.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталы файдаланучыларына «ТР буенча Пенсия фонды хезмәтләре» бүлегендә пенсия күләме һәм соңгы 6 ай өчен башка түләүләр турындагы белешмәне кереп карарга була.
Кәгазь варианттагы документ Татарстанның КФҮ бүлекләренең берсендә бирелә. 2018 елның 7 ае эчендә республика халкы 23 меңнән артык пенсия турында белешмә алдылар.
Әзер документны алу өчен КФҮ белгеченә uslugi.tatarstan.ru порталында алдан язылырга кирәк. Монда уңайлы датаны һәм вакытны сайларга була.