«Халык инспекторы» Татарстан юлларында куркынычсызлыкны күзәтә

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстанлылар «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы белән актив файдалана, ул, исегезгә төшерәбез, юлларда аварияләрне киметү өчен, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан эшкәртелде. «Халык инспекторы» ярдәмендә кулланучылар мобиль кушымтаны гамәлгә керткәннән бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче 182 меңнән артык видеоматериал җибәрделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге гаризалар нигезендә ТР ЮХИДИ бозучыларны административ җаваплылыкка җәлеп итү турында карар кабул итә.

7 ай эчендә мобиль кушымтага 40 меңнән артык гариза килде. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе түбәндәге категорияләргә килә: «тротуарда парковка», «яшел зонада парковка» һәм «җәяүлеләрне уздырмау».

Сезнең заявкагыз каралсын өчен, видеоматериалда закон бозучының автомобиле һәм аның дәүләт номеры, хокук бозу факты төгәл булырга тиеш Система автомат рәвештә урынны, видеога төшерү датасын һәм вакытын билгели.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International