Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов АҖ «Россия венчур компаниясе» Милли технологик инициативасы проектлар белән идарә итү Дирекциясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу кысаларында яклар проект һәм аны Татарстан территориясендә гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерәбез, «ТР Санлы моделе» пилотсыз аэрофотосъемка һәм картографо-геодезик фонды нигезендә республиканың 4D-моделен булдыруны күздә тота. Проектның максаты булып төбәк белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру тора.
Очрашу кысаларында әлеге платформаның сервисларын коммерцияләштерү мөмкинлеге турында фикер алышынды. Моннан тыш, РВК вәкилләре Татарстан Республикасы өчен яңа проектларны тормышка ашыруда кызыксыну белдерделәр.