Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында балалар бакчасы ачты

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районы Моркваши авылында «Елмаю» яңа балалар бакчасының тантаналы ачылышында катнашты.

Бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп, министр билгеләп үткәнчә, Моркваши авылы –  районның демографик һәм икътисади үсешенең төп нокталарының берсе. «Биредә актив торак төзелеше алып барыла, авыл янында кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итүче предприятиеләр бар, – дип искәртте Роман Шәйхетдинов. – Күптән түгел балалар бакчасы мәктәп бинасында иде. Хөкүмәт ярдәме белән бер ел эчендә яңа, зур һәм матур бина төзелде».

Шатлыклы вакыйга белән авыл халкын шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Марат Зиатдинов, Моркваши авылы җирлеге башлыгы Ильнур Гаязов һәм башка кунаклар котладылар. Барлык тантанада катнашучылар өчен бәйрәм программасы әзерләнгән иде.

Фото: Югары Ослан муниципаль районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International