Иннополис резиденты Ауропада махсус компания ачты

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

МИЗ «Иннополис» компания-резиденты Иннософт Ауропада Yorso махсус компаниясен ачты. Бу – балык һәм диңгез ризыкларын күпләп җибәрүгә юнәлдерелгән сәүдә веб-платформасы.

Бүген продукт Россия, Марокко, Мавритания, Эквадор һәм Кытай базарларында инде тәкъдим ителгән, ә хәзер Испания, Италия, Франция, Бөекбритания, Германия, Греция, Польша  базарларында үстерергә планлаштырыла.

Әйтергә кирәк, Инфософт компаниясенең төп хезмәткәрләре — Иннополис университеты чыгарылыш сыйныф укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International