Татарстанда аучылык байлыкларын табуга рөхсәт бирүче гаризаларны кабул итү старт алды. ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «Ау» бүлегендә электрон гариза бирергә була.
Форманы тутырганда ауның кайда һәм нинди ысул белән планлаштырылуын күрсәтергә, шулай ук гамәлдәге ау билеты мәгълүматларын кертергә кирәк. Электрон гариза биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында биш көн эчендә карала, аның статусын Порталда шәхси кабинетта күзәтеп торырга мөмкин.
Хезмәт күрсәтүләрне алу өчен ЕСИА стандарт язмасы булу мәҗбүри шарт булып тора, аны gosuslugi.ru сайтында, шулай ук республиканың теләсә кайсы күп функцияле үзәгендә ясарга мөмкин. Моның өчен паспорт һәм СНИЛС кирәк.
Фото: pixabay.com