Татарстан санлы эфир телевизион тапшыруларына тулы масштаблы күчүгә әзерләнә

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре төзелеше тәмамланды. 2019 елның гыйнвар аенда ул аналог  телевидениене тулысынча алыштыра алачак. Санлы ТВ – бу артык югары сыйфатлы сигнал, аны заманча телевизорларга да, шулай ук махсус санлы приставка файдаланып, иске модельләргә дә тоташтырырга була. Ул 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә.

Әгәр Сез үзегезнең телевизор экраннарыгызда «Беренче канал», «Россия 1», НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә «А» литерын күрәсез икән, димәк Сез аналог телевидение карыйсыз. Тапшыруларның санлы форматына тоташу заманча телевизор ияләренә 20 федераль каналны түләүсез карау өчен бүлмә яки тышкы антеннаны тоташтырырга кирәк. Иске телевизорлар өчен антеннадан тыш DVB-Т2 приставкасын да сатып алырга кирәк.

Шулай ук телевизион каналларны карау өчен теләсә кайсы оператор аша кабель, спутник телевидение  яки IPTV челтәрләренә кушылырга була.

Санлы эфир телевизион тапшыруларга күчү тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8-800-220-20-02 телефоны буенча яки ртрс.рф сайтында ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International