Казанда Россиядәге беренче Инновацияләр урамы барлыкка килергә мөмкин

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

10 еллык юбилее алдыннан Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы реновация проектын башлый. Ул Казан тарихи үзәге – Петербург урамы – территориясен төзекләндерүне үз эченә алачак. Әлеге проект илдә концептуаль тиңе булмаган Россия Федерациясендә беренче Инновацияләр урамы (InnovationStreet) булачак.

Әлеге проект нигезендә, Петербург урамы җәяүле трафигын үзенә тартып торучы экспозицион зона һәм нокта булырга мөмкин. Әлеге урам җәяүлеләр һәм велосипедчылар өстенлекләре белән проектлаштырылачак, шулай ук биредә электр транспорт чаралары йөри алачак. Инновацияләр урамы  концепциясе шулай ук зарядлы станцияләрне тестлаштыруны, электровелосипедларга махсус юл бүлеп бирүне күздә тота.

Инновацияләр урамы идеясе элегрәк  Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләренә тәкъдим ителгән һәм алда тормышка ашыру өчен хупланган иде.

Фото: utazom.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International