«Кванториум» технопаркында чаллыларга киләчәк инженериясен күрсәтәчәкләр

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыдагы «Кванториум» балалар технопаркы 17 нче августта үтәчәк Ачык ишекләр көненә яшь шәһәр халкын чакыра.

Чараның программасында –  балалар лабораториясенә экскурсия, анда инженер-техник юнәлешләр буенча укыту үткәрелә. Инженерлар һәм программистларның үсеп килүче буыны инженер дизайн, 3D модельләштерү, лазер технологияләр, робо-, ИТ-, гео-, космо-, автоквантумнар, сәнәгать робот техникасы, техник инглиз сыйныфлары буенча узачаклар.

Укытучылар чараның кунакларына технопаркның белем бирү программасы үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.

Ачык ишекләр көне 17 нче августта 18 сәгать 00 минутта, шулай ук 18 һәм 25 нче август көннәрендә 11 сәгать 00 минутта Машина төзелеше урамы, 91, 1 нче кат, «А» блогы адресы буенча үтәчәк. Оештыручыларның телефоны: 8(8552) 409-180.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International