Бүген тантаналы рәвештә Казан Кремле кабул итүләр залында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI Илкүләм чемпионаты катнашучылары белән очрашты. Катнашучылар арасында - IT-компетенция буенча чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары.
ТР Президентында кабул итү барышында Төбәкара компетенцияләр үзәге коллективы рәхмәт сүзенә лаек булды. Шулай ук ТР Президенты рәхмәте «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясе халыкара экспертына иреште.
Исегезгә төшерәбез, Ил чемпионатында «Ворлдскиллс» 44 компетенциясендә 58 конкурсант һәм 46 эксперт, «Ворлдскиллс яшүсмер егетләр» 15 компетенциясендә 23 конкурсант һәм 15 эксперт Татарстан Республикасын якладылар.
Татарстаннан катнашучылар җиде ИТ-компетенциядә чыгыш ясадылар, нәтиҗәдә биш-беренче һәм ике өченче урын яуладылар.
Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр һәм призерлар WorldSkills Russia җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәкләр. Быел Россия Федерациясе командасына Будапештта EuroSkills 2018 европа беренчелегендә ил данын сакларга туры киләчәк, ә 2019 елда – Татарстан Республикасының башкаласында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында.