Яр Чаллыдагы ИТ-парк туган көнен «Tech-почмак» конференциясе белән билгеләп үтәчәк

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Яр Чаллыдагы ИТ-парк, үзенең алтынчы туган көнен бәйрәм итү кысаларында, 25 нче август көнне «Tech-почмак» ачык конференциясенә чакыра. Төп темалар: виртуаль һәм өстәлгән чынбарлык, блокчейн, финтех, реклама һәм маркетинг технологияләр, платформалы һәм кооператив ПО.

ИТ-парк мәйданчыгында россиянең әйдәп баручы интернет-компания спикерлары җыелачак, алар актуаль темаларны күтәрәчәкләр, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа трендлар турында сөйләячәкләр, кызыклы эшләнмәләр һәм идеяләр белән уртаклашачаклар. «Tech-почмак»ка алдан якынча теркәлергә кирәк.

Конференция белән параллель рәвештә 25-26 августта Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторның яңа резидентларынмюбилей 30-нче сайлап алу узачак. Анда 16 яшь компания катнашачак.

Фото: ИТ-парк матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International