Бүген ТР Президенты Рөстәм Миннеханов һәм РФ Икътисад үсеше министры урынбасары Шипов Савва Казанның Совет районында (Җиңү пр., 214 нче йорт) урнашкан Яңа күп функцияле үзәктә (КФҮ) булдылар. Әлеге бүлекне исәпкә алып, Татарстанда инде 54 КФҮ халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә.
Күп функцияле үзәктә 50 документны кабул итү һәм бирү тәрәзәсе эшли, уңайлы көтү урыннары, балалар почмагы, консультация мәйданчыгы булдырылган. Бина территориясе «уңайлы мохит»нең барлык элементлары белән җиһазландырылган. Офис ял көннәрсез эшли.
Чара кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кунакларга күпфункцияле үзәкләрнең автоматлаштырылган ведомство мәгълүмат системасын эшләп бетерү турында сөйләде. Быел системада яңалыклар барлыкка килде: әйтик, гариза формаларына мәгълүматларның автомат подстановкасы белән гариза бирүчеләрнең электрон базасы гамәлгә кертелгән. Бүген анда республиканың миллионнан артык халкының мәгълүматлары урнашкан.
КФҮнең алдагы үсеш планнары – популяр тормышчан хәлләр буенча хезмәтләр күрсәтүгә күчү. Әлеге яңалыкның асылы шул: барлык кирәкле хезмәтләр алуны кешегә тәкъдим итү.
КФҮ тикшерү нәтиҗәләре буенча, Савва Шипов билгеләп үткәнчә, Татарстан КФҮндә төрле мәгълүмат технологияләре актив кулланыла: «Бу бик мөһим. Бүген вакытны янга калдыруга күп игътибар бирелә. Мәгълүмат системаларын куллану чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк».