Россия ИТ-югары уку йортының 300 дән артык студенты Иннополис университеты, Иннополис мэриясе, шулай ук Көньяк Корея һәм Германия югары уку йортларының индустриаль компанияләрендә, административ бүлекләрендә һәм лабораторияләрендә практика уза.
ИТ-югары уку йортында кабул ителгән регламент буенча 117 студент фәнни, 91 – административ, 105 – индустриаль стажировка үтә.
Административ юнәлеш буенча стажировкада студентлар мәгълүмати чат-ботлар эшләделәр. Иннополис мэриясе өчен стажерлар торак йортка керү автоматик контроль системасының демо версиясен әзерләделәр.
Фәнни стажировка студентларына дүрт проект тәкъдим ителде: Innopolis Personal Digital Assistant, электрик һәм самозарядлы автомобиль, BioDynaMo һәм социаль кушымталар өчен ышаныч моделе. Бу юнәлешләр компетенцияләр һәм тикшеренү мәнфәгатьләренең киң спектрын билиләр. Проектлар өстендә 16 стажер эшләде.
Индустриаль юнәлеш буенча стажировка үтү өчен укучылар компанияне каталогтан сайлый алдылар. Оешмаларда студентларга реаль бурычлар өстендә эшләрне ышанып тапшырдылар.
Моннан тыш, университет Дублина һәм Мессин университетлары белән бергә Erasmus+ берничә проектын отты. Грант ярдәме аркасында россия ИТ-югары уку йорты иң яхшы стажерларны тикшеренү сәфәренә Ирландия һәм Италиягә җибәрә алачак.
Фото: Иннополис университеты матбугат хезмәте