ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) – Төбәкара компетенцияләр үзәгенең 201 студенты белем бирү учреждениесен  тәмамлау турында тантаналы рәвештә диплом алды. 41 студент укуын кызыл диплом белән тәмамлады.

Яңа уку елында Татарстан укытучылары 17,5 мең яңа ноутбук алачак. Шулай итеп, 2018 нче елда 2010-2011 елларда «Укытучыга ноутбук » программасы кысаларында бирелгән өч еллык техника яңарту программасы төгәлләнә. Исегезгә төшерәбез, 2010-2011 елларда бөтен республика буенча укытучылар 35 меңнән артык ноутбук алган иде.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан эшмәкәрләре өчен электрон хезмәтләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында ачык. Электрон рәвештә гариза бирү ведомствога артык визитларны төшереп калдырырга мөмкинлек бирә,кирәкле документларны алу процедурасын җиңеләйтә һәм вакытны экономияли.

BIOLIFE4D Чикаго стартабы табиблар командасы йөрәк мускулын ясый торган материал бастыра алды, дип хәбәр итә Хайтек. Әлегә материал тулысынча йөрәкне алмаштырырга сәләтле түгел, әмма йөрәкнең күпмедер зыян килгән өлешен алыштыра ала. Галимнәр билгеләп узалар: материал тулысынча “биосовместимый”.

Италия, Франция, Һиндстан һәм Ганадан стажер-бакалаврлар  ике ай дәвамында, Россия ИТ-югары уку йорты профессорлары җитәкчелегендә, мәгълүмати куркынычсызлык, робот техникасы, программа белән тәэмин итү эшләнмәләре һәм уеннар өлкәсендә тикшеренү проектлары өстендә эшләделәр.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, Астанага эшлекле визиты кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның рәсми делегациясе составында Назарбаев университетында булды. Әлеге югары уку йорты ИТ һәм робот техникасы өлкәсендә Иннополис университеты белән фәнни хезмәттәшлеге өчен төбәккә кызыклы.

ИТИС Югары мәктәбе белән уртак проектлар турында килешүләр Япония һәм Тайланд компанияләре вәкилләре белән эшлекле визит барышында ирешелде. Делегация Россия ИТ-кадрларын япон теленә укыту һәм ИТ-тармакта эшләүче белгечләр белән халыкара алмашу өлкәсендә уртак белем бирү эшчәнлеген җайга салу өчен килде.

Татарстан халкы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күп функцияле үзәкнең (КФҮ) 60  офисында ала ала. Росреестр, салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия Фонды, Социаль иминият фонды, Роспотребнадзор, суд приставлары һәм башка оешма һәм ведомстволар хезмәтләре биредә «бер тәрәзә» принцибы белән күрсәтелә.

Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм «Astana Hub» IT-стартаплар халыкара технопаркы мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумны имзаладылар. ИТ-парк директоры Антон Грачев һәм Astana Hub попечительләр советы рәисе Павел Коктышев документка үзләренең имзаларын куйдылар.

Компетенцияләр регионара үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 7, 8 һәм 9 нчы сыйныф укучыларын CISCO Академиясенең IT ESSENTIALS җәйге программасына –– «Мәгълүмати технологияләрнең нигезләре: аппарат һәм программ компьютер чаралары» - чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International