МИЗ «Иннополис» Күзәтүчеләр советы 10 яңа резидентның проектын хуплады

2018 елның 24 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә үткәрелгән «Иннополис» Махсус икътисади зоналар Күзәтү советы утырышында гомуми инвестиция күләме 181,1 миллион сумлык МИЗ ун яңа компаниядә техник эшчәнлек башкаруга уңай карарлар чыгарылды.

Шулай итеп, якын арада түбәндәге резидентлар Иннополиста үз эшчәнлекләрен башлаячак:

- «Провектус Лаб» (машина белән уку, ясалма интеллект һәм зур мәгълүматларны эшкәртү технологияләре өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре уздыру),

- «Зинг» («Zing»халыкара социаль-медия платформасын эшләү),

- «Электрон идарә итү һәм җайга салу системасы» (ток инверторы нигезендә ешлыкны комплектлы үзгәртү җайланмаларын эшләү),

- «АйСиЭл Софт» (яңа продуктлар төзү),

- «Маркетплейс-технологияләре» (сәүдә интернет-платформасын булдыру),

- «МОНК» (предприятиедә ИТ-инфраструктура белән идарә итү өчен комплекслы программалы тәэмин итүне булдыру),

- «АИСЕЙЛЗ» (автоматик сату белән тәэмин итү өчен платформа эшләү),

- «ВФ-Инно» (табиблар һәм пациентларның дистанцион элемтәсе өчен программалы тәэмин итүне эшләү,

- «ЕОРА ДАТА ЛАБ» (ясалма интеллект нигезендә карарлар булдырырга мөмкинлек бирүче программалы комплекс эшләү),

- «Риэль Цифрлы Технологияләр» (сәнәгать предприятиеләрендә автоматлаштыруның комплекслы күпбаскычлы интеграцияләнгән системасын эшләү һәм кулланышка кертү).

Исегезгә төшерәбез, бүген, яңа компанияләрне исәпкә алмыйча,  МИЗ «Иннополис»та 67 резидент һәм 8 партнер теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International