Бүген «Иннополис» Махсус икътисадый зонасы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде – Хәлимов Ренат Азатович. Генераль директор постын ул АҖ «МИЗ «Иннополис» директорлар Советы карары буенча алды.
Ренат Хәкимов Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, Манчестер Метрополитан университетын (Бөекбритания), шулай ук Дьюка университеты каршындагы Фукуа бизнес мәктәбен (АКШ) тәмамлады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы яшьләр арасында кадрлар резервы программасы кысаларында укыды һәм Гарвард университетында (АКШ), Кытай-Европа Бизнес Мәктәбендә (Шанхай) өстәмә белем алды.
Элегрәк Ренат Хәлимов Cavendish Group (Бөекбритания) компаниясендә менеджер һәм маркетинг, инвесторлар белән аралашу идарә башлыгы, ә аннары ААҖ «МИЗ ППТ «Алабуга» генераль директоры урынбасары вазыйфасында иде. 2016 елдан Яр Чаллыдагы «Полихим Системс» компаниясе белән җитәкчелек итте.