Европада беренче пилотсыз такси Татарстанда җибәрелде

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Яндекс һәм Татарстан Хөкүмәте республикада пилотсыз транспорт үсеше турында килешүгә кул куйдылар. Ул Иннополиста автомобильнең хәрәкәт итүе өчен тест  зонасын булдыруны күздә тота. Килешүгә кул кую тантанасы бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Россиядә «Яндекс» компаниясе генераль директоры Елена Бунина катнашында узды.

Иннополиста тест зонасында пассажирларны утырту һәм төшерү биш ноктасы ачык. Алар төп шәһәр объектлары белән янәшә урнашкан. Яндексның пилотсыз автомобиле Иннополиста көн саен эшләячәк. Алар белән тест үткәрүдә катнашуга ризалык биргән шәһәрнең өлкән халкы файдалана ала. Автомобильне көтү вакыты ихтыяҗга бәйле.

«Узган ел Яндекс пилотсыз транспортны актив сынауга кереште, ә инде бу җәйдә безнең машина беренче тапкыр автомат режимда 800 километр ераклыкта диярлек, Мәскәүдән Казанга кадәр, барды, — ди Россиядәге Яндекс генераль директоры Елена Бунина. — Безнең өчен пилотсыз машина йөртү технологияләре — төп темаларның берсе. Без ышанабыз, алдагы берничә елда алар  җәмәгать транспортында куллану табачак. Бу ташуны арзанрак, үтемлерәк, ә иң мөһиме  куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Пилотсыз автомобиль юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый саклый. Ул җәяүлеләрне уздыра, каршылыкларны әйләнеп уза һәм ашыгыч тормозга басуны куллана белә, әгәр кинәт бу кирәк булса. Машина йөртүчесез машина —россия юллары өчен яңа күренеш. Шуңа күрә салонда даими рәвештә Яндекс инженер-сынаучысы булачак. Ул автомобиль системасы эшен контрольдә тотачак һәм сәфәр штат режимында узуын  күзәтеп торачак.

Иннополиста тест зонасын ачу – Яндекс пилотсыз автомобиле тарихында яңа этап. Компания пилотсыз автомобиль технологиясе өстендә 2016 елның ахырында эшли башлады. Проектның максаты — руль артында кеше булуын таләп итми торган технология булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International