Яр Чаллы укучыларын ИТ-стартаплар булдырырга өйрәтәчәкләр

2018 елның 24 августы, җомга

Көзен Яр Чаллыда «Венчур Акселератор» мәктәп укучылары өчен зур белем бирү проекты башлана. Бүген Башкарма комитет белән хезмәттәшлек турында килешүгә Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Наталия Кропотова һәм Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы директоры  Антон Грачев кул куйдылар.

7-11 сыйныфлар укучылары яңа уку елыннан эшмәкәрлек эшчәнлеген өйрәнә башлаячак. «Венчур Акселератор» социаль проекты олы сыйныф укучыларына венчур базарында эш кагыйдәләрен аңлата.

Яр Чаллыда федераль проектны Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы Бизнес-инкубаторы гамәлгә ашыра. Уку курсы тулысынча бушлай, 36 көнгә исәпләнгән, үз эченә онлайн-лекцияләр һәм профессиональ остазлар алып бара торган дәресләрне ала.

Катнашучылар 40 видеосабак узарга тиеш. Һәр  дәрестән соң катнашучылар биремнәр үтәргә, икътисади анализ уздырырга һәм базар тикшерергә, потенциаль клиентлар белән аралашырга, сайтлар булдырырга һәм аларны алга этәрергә тиеш булалар.

Иң яхшы проектлар кыйммәтле бүләкләр алачак. Ә иң шәп бизнес-идеяләр инвестицияләр алуга дәгъва итәчәк.  Мондый тәҗрибә Венчур Акселераторында булды инде.

Фото: ИТ-парк матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International