Ел саен үткәрелә торган «Тере тел – тере милләт» республика конкурсы «2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» Республика агентлыгы тарафыннан үткәрелә.
Конкурс Татарстан Республикасы Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү темаларын чагылдырган Интернет челтәрендә иң яхшы язма һәм мәгълүмат ресурсларын ачыклауга юнәлдерелгән.
Гаризалар һәм иҗади эшләрне кабул итү 22 нче августтан 30 нчы сентябрьгә кадәр «Иң яхшы Интернет-проект» һәм «Мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткыч» номинацияләрендә үткәрелә. Республика конкурсының нәтиҗәләре 31 нче октябрьдән соң чыгарылачак. Һәр номинациядә иң яхшы эшләрнең авторларына проектны киләчәктә үстерү өчен грант бирелә. Бүлеп бирелә торган грантларның гомуми суммасы быел 300 мең сумны тәшкил итә.
Эксперт комиссиясе проектларны актуальлеге, агымдагы вәзгыятьнең тулылыгын ачу һәм тәкъдим ителә торган карарларның дәүләт телләрен куллану өлкәсендә нәтиҗәлелеге буенча бәяләячәк.
Дәүләт милли сәясәте сайтында конкурска гариза бирергә һәм аны үткәрү турындагы мәгълүмат белән танышырга була.
Исегезгә төшерәбез, узган ел бәйге нәтиҗәләре буенча җиде проект авторы грант алды.
Фото: pixabay.com