Яклар «Армия-2018» халыкара хәрби-техник форумында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Россия ИТ-югары уку йорты һәм Технополис арасындагы килешүнең максаты – уртак фәнни-тикшеренү проектлары һәм эксперименталь эшләрне үткәрүне гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә үзара файдалы хезмәттәшлек өчен оештыру-хокукый нигезләрен булдыру.
Документ нигезендә, оешмалар, Иннополис университеты белгечләре җитәкчелегендә, ЭРА Хәрби инновацион технополисының лаборатория-эксперименталь һәм җитештерү базасын кулланып, киберкуркынычсызлык, робот техникасы, геоинформация системалары өлкәсендә алдынгы һәм комплекслы фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнәчәк.
Оешмалар технологияләрне эксперт бәяләвен үткәргәндә үзара хезмәттәшлек итә башлаячак.