Россия венчур компаниясе ел саен үткәрелә торган «ТехУспех — 2018» милли рейтингын формалаштыру өчен гаризаларны җыю башлану турында игълан итә. Россия икътисадый үсеш министрлыгының «Милли чемпионнары» проекты кысаларында ярдәмен 30 катнашучы компания алачак.
Рейтинг 2012 елдан башлап төзелә. 2016 елдан рейтинг шулай ук Россия икътисадый үсеш министрлыгының приоритетлы проектында катнашу өчен россия технологик компанияләрен эзләү һәм сайлау базасы булып тора.
Рейтингта катнашу үсеш институтларыннан ярдәм алу өчен компанияләргә өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.
Гаризалар кабул итү 2018 елның 20 нче августына кадәр дәвам итәчәк. «ТехУспех» рәсми сайтында www.ratingtechup.ru. гариза бирергә, шулай ук катнашу шартлары һәм рейтинг методологиясе белән танышырга мөмкин.
Фото: pixabay.com