Казанда узган ел сентябрь аенда ачылган ИТ-лицейда бүген зур кунаклар булып китте: Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров, ИТ-парк директоры Антон Грачев, ЮНЕСКО халыкара комитеты экс-президенты, профессор Джанчей Янгпраюнг (Таиланд), Educare Cooperative Limited (Сингапур) компаниясенең профессиональ үсеш директоры Джая Дас.
“ИТ-чемпион” бәйгесендә 100 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru порталында өлкән кешеләрнең 109 838 шәхси кабинетында теркәлде. 24 майда бәйгенең беренче нәтиҗәләренә йомгак ясалачак.
Бүген Казанда VIII Казан венчур ярминкәсе ачылды. Ярминкәдә European Tech Tour, EVCA ( Европа туры һәм венчурлы инвестицияләү ассоциациясе) ,«Россия Венчур Компаниясе», EBAN (Европа бизнес-фәрештәләре ассоциациясе), DFJ VTB Aurorа, Россия инновацион регионнары ассоциациясе, «УНИВЕР Капитал», Global Innovation Labs, «Биофонд РВК», Almaz Capital Partners, Россия технологик үсеш фонды, МСП-Банк, Сколково Фонды, GlobalTechInnovations компанияләре катнаша.
Казанда «Энвижн Груп» филиалы ачылды. Тантанада региондагы эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм техник белгечләре, шулай ук Казан ИТ-паркы вәкилләре катнашты. Конференция ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә оешты.
Татарстан хөкүмәтенең 2013 ел 27 февраль №135 карары белән “Татарстан Республикасы региональ навигация-мәгълүмат үзәге” ААҖы (рус.РНИЦ) Татарстанда ГЛОНАСС +112 базасында навигация эшчәнлеге сферасында региональ оператор итеп билгеләнде.
Бүген Казан ИТ-паркында Россия eBay Marketplaces компаниясе башлыгы Владимир Долгов булды. Визит дәвамында ул Бизнес-инкубатор проектлары, «ГЛОНАСС+112 системасы, Telepresence видео-конференцияләр бүлмәсе, Дата-үзәк белән танышты.
Бүген Казанның күп кенә учреждениеләре һәм предприятиеләре традицион язгы өмәгә чыкты. ИТ-парк хезмәткәрләре һәм резидентлары да аны зур бәйрәм– ИТ- өмә итеп үткәрде. Шәхси эш урыннарын тәртипкә китергәннән соң, өмәчеләр заманча күңел ачтылар – offline форматта җәйге һавада төрле уеннар уйналды, фотога төшелде. Соңыннан чын үзбәк пылауы белән “уик-энд пикник” булды.
Бүген Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты “Технопарклар эше нәтиҗәлелеген үстерү ысуллары” темасына “түгәрәк өстәл” үткәрде.
“Ростелеком” компаниясе 2013 елның I кварталында Татарстанда 3-нче буын (3G+) мобиль элемтә челтәрен коммерциячел эксплуатациягә тапшырды.
2012 елның апрель аенда Татарстанда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Бу система гражданнарга республика һәм муниципаль хакимият органнары белән социаль челтәр тибында яңа форматта бәйләнеш тотарга мөмкинлек бирде. Татарстанда яшәүче һәр кеше төрле ведомстволар һәм муниципалитетлар эше хакында яңа критерий – бирелгән гариза буенча карар ни дәрәҗәдә оператив кабул ителү – буенча чиновниклар эшенә бәя бирә ала.