Бүген ИТ-лицей укучылары Иннополис шәһәре өчен үз тәкъдимнәрен кертте

2013 елның 26 апреле, җомга

Казанда узган ел сентябрь аенда ачылган ИТ-лицейда бүген зур кунаклар булып китте: Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров, ИТ-парк директоры Антон Грачев, ЮНЕСКО халыкара комитеты экс-президенты, профессор Джанчей Янгпраюнг (Таиланд),  Educare Cooperative Limited (Сингапур) компаниясенең профессиональ үсеш директоры  Джая Дас.

ИТ-лицейда беренче тапкыр урын алган  “Наука-фест” –“Фән-фест” күргәзмәсендә укучылар  киләчәк шәһәре өчен рационализаторлык ИТ-эшләнмәләрен күрсәтте. Аларның проектлары фундаменталь фән, ИТ-эшләнмәләр һәм икътисади экспертизаларга нигезләнгән. Шулар арасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның моторикасын үстерү күнекмәләре бар.

Илдар Халиковны барыннан да бигрәк светофорлар белән автоматик идарә итү проекты, трассалардагы утны автомобильләр узган вакытта гына кабызу, шулай ук  лицейда ут-күз чыккан очракта нинди чаралар күрергә өйрәтүче компьютер программасы   кызыксындырды.

Соңрак кунаклар ИТ-лицей белән танышты - лабораторияләрдә, йокы корпусында булдылар, дәрес фрагментларына презентация карадылар. Профессор Джанчей Янгпраюнг балаларга лекция укыды, аның барышында Илдар Халиков белән Татарстанның эре ИТ-регион булуы хакында кызыклы дискуссия булды.

Иннополис шәһәрендә яшәячәк кешеләр буларак, лицей укучылары  Премьер-министрга  булачак эш урыннары хакында сорау бирде. Мәсәлән, хөкүмәт ничек 2015 елга 2300 югары квалификацияле белгеч табарга уйлый, чөнки республикада ел саен ИТ-факультетлар бары 500 генә белгеч чыгара? Балалар Иннополиста тагын бер ИТ-лицей ачарга киңәш итте. Шулай ук алар ИТ-парклар төзелгәннән соң республикада нинди үзгәрешләр булуы белән кызыксынды.

Илдар Халиков республика җитәкчелеге алга таба да талантлы балалар өчен мәктәпләр оештырачак, диде. Ләкин аларның юнәлешләре башка булачак. Информацион технологияләр укыту буенча ИТ-лицей тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәк, диде ул.

Илдар Халиков сүзләренә караганда, ИТ-лицей оештырганда салынган  идеяләр тормышка ашып килә.  “Мин караган проектларда иң охшаганы – Сез ИТ- эшләнмәләр белән генә чикләнеп калмыйсыз,  аларны конкрет мәсьәләләр чишкәндә дә кулланасыз. Икенчедән, мин бүген күп кенә практикада кулланырлык проектлар күрдем”,- диде ул.

Очрашу ахырында Илдар Халиков укучыларга үз вакытларын укуга һәм фәнни эшләргә генә түгел, ә мәдәни чараларга, үзара аралашуга багышларга һәм тулы канлы тормышта яшәргә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International