2025 нче елның 28 нче февралендә 11:00 сәгатьтә Югары Осланның Зиннурова Н.Ш исемендәге гимназиясендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында 3-5 сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч дәрес узачак.
Татарстан Республикасы цифрлаштыру министры урынбасары Булат Фәнил улы Габдрахманов «Белешмәләрне резервка күчерү», «Ясалма фәһем ярдәмендә яңаны булдыр», «Спамнан саклау» темаларына дәрес үткәрәчәк. Укучылар цифрлы грамоталылыкның актуаль үзенчәлекләре турында белем алачаклар һәм ачык әңгәмә барышында үз сорауларын бирә алачаклар.
«Цифрлы ликбез» проекты Саклык банкының «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды һәм «Цифрлы икътисад» АКБО тарафыннан Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты һәм «Технологик лидерлык» илкүләм максатына ирешү кысаларында гамәлгә ашырыла.
ММЧны аккредитацияләү өчен:
Карманова Марианна Радиковна
ТР Цифрлы үсеш министрлыгының ИТ-җәмәгатьчелекне үстерү секторы мөдире
Marianna.Karmanova@tatar.ru
+7 (917) 251-91-50