Татарстанда укытучыларны заманча технологияләргә өйрәтү башлана: уку процессын камилләштерү өчен телеграм-ботлар булдыру

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстанда кытучыларны заманча технологияләргә өйрәтүнең мөһим этабы башланды. Педагоглар өчен мондый курслар белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм укучыларны цифрлы җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә ярдәм итә.

Мондый дәресләрне ИТ-паркның муниципаль филиаллары булган районнар кураторлары үткәрә. Мәсәлән, Балтач ИТ-паркында укытучыларны югары квалификацияле информатика укытучысы Закиров Рәкыйп Нәкыйп улы укыта. Дәресләр «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» иклүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм укытучылар өчен мондый укыту белем бирү сыйфатын камилләштерүгә һәм укучыларны цифрлы җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә ярдәм итә.

Чарада «Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Мөхәрләмов Ренат Камил улы, урынбасарлар, методистлар, урта мәктәп, төп гомуми белем бирү мәктәбе директорлары катнаша.

Шуны истә тотарга кирәк: заманча технологияләр укытуның гадәти методларын алмаштырмый, ә дәресләрне тулыландыра. "Ышанам ки, укытучыларны мондый технологияләргә өйрәтү - мәгариф системасын уңышлы үстерүнең төп факторы. Мондый чаралар укытучыларыбызга белем бирү инновацияләрен кулланырга һәм укучыларны киләчәктәге чакыруларга әзерләргә ярдәм итә", - дип билгеләп үтә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International