Бүген Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты “Технопарклар эше нәтиҗәлелеген үстерү ысуллары” темасына “түгәрәк өстәл” үткәрде. Дәүләт Думасы сайты хәбәр итүенчә, “түгәрәк өстәл” кысаларында технопарклар эшен законнар кысасына кертергә, федераль һәм региональ дәрәҗәдә технопаркларга ярдәм оештыру, шулай ук технопарклар эшендә дәүләт һәм шәхси партнерлык механизмнарын булдыру хакында сүз барды. «Түгәрәк өстәл» эшендә ТР Премьер-министры урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Казан ИТ-паркын өченче ел рәттән РФ Элемтә министрлыгы Россиядә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче иң яхшы технопарк дип таный. 2012 елда эффектлылык күрсәткечләре үсте – ИТ-паркның 58 резиденты 4,6 млрд сум акча эшләде. 2011 елда 50 резидент 2,6 млрд сум керем алды. Салым түләүләре узган елда 430 млн сум булса, быел 580 млн сум тәшкил итә.
Казан ИТ-паркы 2009 елда эшли башлады, икенче елда ук парк 100 % ка тулды. 2012 ел 25 августында ИТ-паркның икенче мәйданчыгы Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашында ачылды. Бүген Яр Чаллы мәйданчыгында 72 резидент эшли. 2013 елда аларның кереме 1, 5 млрд сум булачак дип фаразлана.