2012 елның апрель аенда Татарстанда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Бу система гражданнарга республика һәм муниципаль хакимият органнары белән социаль челтәр тибында яңа форматта бәйләнеш тотарга мөмкинлек бирде. Татарстанда яшәүче һәр кеше төрле ведомстволар һәм муниципалитетлар эше хакында яңа критерий – бирелгән гариза буенча карар ни дәрәҗәдә оператив кабул ителү – буенча чиновниклар эшенә бәя бирә ала.
“Халык контроле” бәйсез мониторинг үткәрергә ярдәм итә. ТР дәүдәт һәм муниципаль хезмәтләре сайтында республиканың муниципалитетлары һәм ведомстволары ел әйләнәсе алган билгеләрне карап була.
“Бөтен статистика системада ачык күренә, - ди ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.- Мәсәлән, кулланучылар фикеренчә, гаризаларны карау буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы яң яхшылар рәтендә тора (“+700 лайк” куелган), ә иң начары- ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы – “ -248”. Муниципалитетларга килгәндә, кызганычка каршы, иң артта калганнар рәтендә Казан (“-3735”), иң яхшысы – Әлмәт муниципаль районы (“+147).
Бер ел эчендә системага 7,6 мең гариза 26 категория буенча бирелде. “ Системада шулай ук башка кулланучылар биргән гаризаларны хуплау мөмкинлеге каралган, шулай итеп проблеманың мөһимлеге арта. Ягъни, сез үз бәлагезгә зарланып та, башкаларныкын да хуплап та яза аласыз”, -дип азсызыклады Роман Шәйхетдинов. – 7,6 мең заявканы 145,6 мең кулланучы хуплады”.
7,6 заявканың 3,2 меңе “Чишелде” дигән статус алды. 1,2 мең заявка буенча эш планлаштырылды, 2,5 меңе “Мотивлы рәвештә кире кагылды” статусы алды. Гомумән, системаны кулланучылар ведомстволар эшенә тискәре бәя бирде (-2544).
Татарстанда “кайнар” нокталар - иң күп шикаять алган категорияләр: “Территория төзекләндерү” (2,1 мең заявка), “Юллар торышы” (1,9 мең заявка) һәм “Юл йөрешен оештыру” (930 заявка).
“Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итеп, территорияләр төзекләндерү буенча 1 мең проблема уңышлы хәл ителде дияргә була (+489 лайк),- дип аңлатты Роман Шәйхетдинов. – Кызганычка каршы, юлларга кагылышлы заявкалар буенча “Заявка чишелде” статусын 554 һәм 224 мөрәҗәгать кенә алды. Шулай да кулланучылар бу карарларны кәнәгатьләнерлек түгел, дип тапты – “-2742” һәм “-966”, бу карарның гражданнар тарафыннан кабул ителмәвен күрсәтә”.
2013 елның февралендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә “Халык контроле” системасы чиновниклар өчен шатлыклы хәл булмады - гражданнар тарафыннан зур критика бар. “Халык контроле”ндә теләсә нәрсә язып кына котылып булмый,гражданнар кем, кайчан нинди карар кабул итүен белеп тора, диде.
“Мотивлы кире кагылды” статусын барлык заявкаларның өчтән бере алды, шуларның яртысы диярлек финанслау булмау белән бәйле. 2013 елның апреленнән яңа кагыйдә кертелә – чиновник теге яки бу проблеманы чишәр өчен финанс суммасын күрсәтергә тиеш була. Мондый заявкалар аерым каралачак.
Хәзер ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы яңа зур система - “Ачык Татарстан” системасын тест рәвешендә эшләтеп җибәрә.Ул 4 блоктан тора – “Электрон хезмәтләр”, “Халык контроле”, “Электрон петицияләр”, “Ведомстволар отчеты”. Беренче ике проект татарстанлыларга таныш, система Татарстанның барлык ведомстволары эшенә кагылышлы закон чыгару инициативаларын гомуми тикшерүгә кую мөмкинлеген бирәчәк.