VIII Казан венчур ярминкәсендә “Иннополис” тәкъдир ителде

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда VIII Казан венчур ярминкәсе ачылды. Ярминкәдә European Tech Tour, EVCA ( Европа туры һәм венчурлы инвестицияләү ассоциациясе) ,«Россия Венчур Компаниясе», EBAN (Европа бизнес-фәрештәләре ассоциациясе), DFJ VTB Aurorа, Россия инновацион регионнары ассоциациясе,  «УНИВЕР Капитал», Global Innovation Labs, «Биофонд РВК», Almaz Capital Partners, Россия технологик үсеш фонды, МСП-Банк, Сколково Фонды, GlobalTechInnovations компанияләре катнаша.

 

Казан венчур ярминкәләре кысаларында Өченче Россия Технологик туры уза. ТехТур -  перспективалы технологик компанияләр, халыкара инвесторлар һәм төрле компанияләр җитәкчеләре өчен уникаль бәйсез платформа, ул  эффектлы проектлар һәм персоналлар белән эшләү мөмкинлеге бирә.

Махсус күргәзмәдә инвесторларга Иннополис инновацион үзәге проекты тәкъдир ителде. «Казан венчур ярминкәсе 2005 елдан башлап  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында уза”, - дип сөйләде Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Алдагы биш ел эчендә  “Иннополис” проекты  федераль әһәмияткә иң мөһим үсеш ноктасына әверелергә мөмкин”, - диде ул. - Әлеге проектның төп максаты – Россия икътисады югары технология өлкәләрендә үсешне алга этәрү. Моннан тыш, проектны тормышка ашыру фәнни хезмәткәрләр, югары квалификацияле инженер-техник белгечләр өчен яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге ача , югары квалификацияле кадрлар башка технологик булмаган өлкәләргә күчешен киметә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International