Татарстан хөкүмәтенең 2013 ел 27 февраль №135 карары белән “Татарстан Республикасы региональ навигация-мәгълүмат үзәге” ААҖы (рус.РНИЦ) Татарстанда ГЛОНАСС +112 базасында навигация эшчәнлеге сферасында региональ оператор итеп билгеләнде.
ААҖ региональ навигация-мәгълүмат системасын координацияли һәм транспорт хезмәтләре сыйфатын, планлаштыруны, мониторинг һәм төрле функцияле транспорт белән идарә итүне яхшырта.
Компания транспорт берәмлекләре хакында мәгълүмат та җыя һәм аны Транспорт сферасында күзәтчелек итү буенча федераль хезмәткә тапшыра. Шулай ук навигация өлкәсендә дәүләт хакимияте һәм муниципалитетлар, республика транспорт комплексы предприятиеләре һәм оешмалары өчен төрле хезмәтләр тәкъдим ителәчәк.