ИТ-өмә

2013 елның 20 апреле, шимбә

Бүген Казанның күп кенә учреждениеләре һәм предприятиеләре традицион язгы өмәгә чыкты. ИТ-парк хезмәткәрләре һәм резидентлары да аны зур бәйрәм– ИТ- өмә итеп үткәрде. Шәхси эш урыннарын тәртипкә китергәннән соң, өмәчеләр заманча күңел ачтылар – offline форматта җәйге һавада төрле уеннар уйналды, фотога төшелде. Соңыннан  чын үзбәк пылауы белән “уик-энд пикник” булды.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов өмәчеләрне сәламлап: ”Өмәдә ИТ-парк резидентлары да катнашуга мин бик шат. Бүгенге күмәк эш – ирекле форматта аралашу өчен бик кулай форсат. Бу традицияне дәвам итәчәкбез”, - диде. Министр чыршы утыртты – бу да яз саен технопарк территориясендә агачлар утырту традициясенең бер өлеше булды.

Технопарк директоры Антон Грачёв: ”Өмә көн ИТ-паркта AppCampus Day уены уйнау символик чагылыш, чөнки ул фин инвестиция программасына кагылышлы”, - дип искәртте. Директор сүзләренчә, бу эш планга кертелми генә килеп чыккан, шуңа да өмә һәм уен ял көннәрен зур бәйрәмгә әйләндергән.

Элеге чараның кунагы – Финляндиянең AppCampus инвестиция программасы директоры  Паоло Борелла. Ул атна буе Казанда ИТ-парк резидентлары проектлары белән таныша, лекцияләр укый. ИТ-өмәдә кунак беренче тапкыр үзбәк пылауын авыз итте, соңрак плюш уенчыклардан ясалган  Angry Birds уенында катнашты. Бу уен Финляндиянең Аалто эшмәкәрлек үзәгендә барлыкка килгән, бүген аны уңышлы стартаплар уены дип әйтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International