“ИТ-чемпион” бәйгесендә 100 меңгә якын укучы катнаша

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

 “ИТ-чемпион” бәйгесендә 100 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru порталында өлкән кешеләрнең 109 838 шәхси кабинетында теркәлде. 24 майда бәйгенең беренче нәтиҗәләренә йомгак ясалачак.

 Чүпрәле, Саба, Мөслим, Актаныш, Ютазы районнары, Казанның Идел буе районы укучылары Топ-10 исемлегенә керә.

“ИТ-чемпион” бәйгесендә катнашучы укучылар  өлкән кешеләрне Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы эше белән таныштыра, шәхси кабинеттан файдаланырга, электрон хезмәтләр кулланырга һәм электрон түләмнәр ясарга өйрәтә. Моның өчен укучыларга баллар бирелә,  ә тупланган баллар “ИТ-чемпион” конкурсы, Иннополис, “Ак Барс” Банк”, Универсиада сувенирларына (футболкалар, рюкзаклар, акустик системалар, флешкалар, магнитлар һ.б.) алмаштырыла. Һәр этап ахырында районнарда иң актив конкурсантлар iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International