Казанда «Энвижн Груп» филиалы ачылды. Тантанада региондагы эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм техник белгечләре, шулай ук Казан ИТ-паркы вәкилләре катнашты. Конференция ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә оешты.
“Без бүген Татарстанда «Энвижн Груп» филиалы ачылуын хуплыйбыз. Компаниянең республикада беренче ел гына эшләве түгел, ул үзен уңышлы күрсәтте, шуңа күрә бу хәл бигрәк тә мөһим. «Энвижн Груп» Казан ИТ-паркының Яр Чаллыдагы икенче мәйданчыгы өчен ИКТ-инфраструктура төзеде, Универсиада 2013 инфраструктурасын төзүдә катнаша һ.б. Яңа филиал ачу Казанда ИТ-конкурентлык үстерәчәк, регионга яңа технологияләр җәлеп итәчәк. Үз чиратыбызда без компания башлангычларына булышлык күрсәтәчәкбез”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
«Энвижн Груп» президенты Антон Сушкевич Казанда филиал ачу – компаниянең региондагы үсешенең бер этабы, диде. “ Республикада без 7 елдан артык эшлибез. Компания зур проектлар тормышка ашырды, бизнес үсә, шуңа күрә филиал ачу – логикага нигезләнгән адым”, - дип азсызыклады ул.
2010 елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Энвижн Груп» составына кергән “СИТРОНИКС” компаниясе белән берлектә НИКА геоинформацион мониторинг системасы төзеде. Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркы өчен исәпләү һәм коммуникацион инфраструктура төзү тәмамлана, Wi-Fi- челтәр, контрольдә тоту, идарә итү һәм видеокүзәтү системасы төзелде. Универсиада 2013 инфраструктурасы кысаларында мәгълүмат тапшыру магистраль боҗрасы төзү тәмамлана, мәгълүмат эшкәртү өчен төп һәм резерв үзәкләре, шулай ук чыбыксыз элемтә системасы төзү ахырына якынлаша.