Бүген Казан ИТ-паркында Россия eBay Marketplaces компаниясе башлыгы Владимир Долгов булды. Визит дәвамында ул Бизнес-инкубатор проектлары, «ГЛОНАСС+112 системасы, Telepresence видео-конференцияләр бүлмәсе, Дата-үзәк белән танышты.
Бүген иң эре сәүдә интернет-мәйданы булып саналган E-bay өчен логистика, клиентларга товарны иң кыска вакытта китереп җиткерү өчен киткән чыгымнарны оптимальләштерү бик мөһим. Бизнес-инкубатордагы презенгтацияләр планы кунакларның шундый ихтыяҗларын күздә тотып ясалган иде.
Өч проект күрсәтелде – транспорт эшен анализлау һәм планлаштыруда “Трек Сервис” интеллектуаль сервисы, кибетләрдәге товар сыйфатына эксперт бәя бирүче Product Test системасы, кулланучылар үз тойгыларын башкалар белән уртаклашу өчен ясалган Fixfeel яңа социаль челтәр.
Product Test проекты җитәкчесе Алмаз Әюпов аңлатуынча, товар сыйфатын ачыклау системасы сатып алучылар өчен бик мөһим. Системаның аналоглары дөньяның алга киткән барлык базарларында бар, һәм алар иң еш кулланылучы ресурслардан санала.Шуңа күрә бу проект бик уңышлы булачак.
“Трек Сервис” проекты делегация әгъзаларында кызыксыну уятты – проект транспорт белән товар ташуда контрольне арттыруга юнәлгән, һәр автомобильнең юлы күзәтелеп тора, шулай итеп товар клиентка тизрәк килеп җитә. Бүген сатып алучыга посылканы китереп җиткерү тизлеге моңа кадәр күрелмәгәнчә кискен тора икән. Проект җитәкчесе Марат Садриев сүзләренә караганда, “Трек Сервис” ны интернет-кибетләр белән эшләүче компанияләр аутсорсинг системасында файдалана башлады.
“ГЛОНАСС +112” системасы презентациясе транспорт логистикасын яхшыртуга багышланды. ГЛОНАСС мониторингы ярдәмендә йөк ташу белән шөгыльләнүче теләсә кайсы компания үз автомобильләренең кайда булуын күзәтеп тора ала. Татарстанда бу система кулланыла: ТР хөкүмәте автомобильләре, мәктәп автобуслары, гадәттән тыш хәлләрдә эшләүче автомобильләр мониторлана. “ГЛОНАСС+112” системасын кертү белән Россиянең башка регионнары да кызыксына.
Дөньякүләм сәүдә мәйданы булып торган eBay өчен Казан ИТ-паркы күп төрле мөмкинлекләр бирә – Бизнес-инкубаторның перспективалы проектлары һәм монда урнашкан Дата-үзәкнең искиткеч куәтлелеге моңа нигез.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Долговның Казан ИТ-паркына бу визиты беренче генә түгел. Ике ел элек Google Russia компаниясе җитәкчесе буларак ул технопаркта булып киткән иде.