“Ростелеком”ның 3G+ челтәре HSPA+ технологиясен кулланып төзелгән. Тизлеге 21 Мбит/с ка җитә, модернизацияләү мөмкинлеге (кирәк булган очракта) – 42 Мбит/с кадәр җитә. Челтәр LTE Ready принцибында эшләнгән, алга таба аны 4G челтәренә таратып була.
Казаннан тыш, хәзер бу челтәр Түбән Новгородта, Самарада, Саратовта, Оренбургта, Ульяновскида, Пензада , шулай ук кечерәк торак пунктларда бар. Идел буе округы шәһәрләрендә яңа буын 900 база станциясе бар.