Россия Федерация Масса-күләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы 2018 елга ИТ-өлкәсе белгечләренең санын икеләтә күбәйтергә, ИТ-белгеч һөнәренең Россиядә иң популяр һөнәрләр бишлегенә керүен планлаштыра.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ААҖнең Идел буе филиалы директоры Дмитрий Проскура белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Android платформасы җиһазлары өчен “Услуги РТ” мобиль кушымтасына яңартулары чыкты. Кушымтаның яңа версиясе аша мәктәп укучысының электрон көндәлеген һәм билгеләрен карап була.
Чәршәмбе, 8 майда Чаллы шәһәрендә ИТ-паркның Казан һәм Чаллы резидентлары ветераннарны Җиңү көне белән котладылар. Бу бәйрәм илебезнең һәр кешесе өчен мөһим. Кунаклар алдында Казан ИТ-паркының директоры Антон Грачев чыгыш ясады. Ул ветераннарга җиңү өчен рәхәтләрен җиткереп, аларга сәламәтлек теләде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элемтә өлкәсе эшчеләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында элемтә тармагы ветераннарын зурладылар.
Бүген Премьер-министр урынбасары – Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда эшләүче мәгълүмати-коммуникация инфраструктурасының элемтә операторларының халыкара студент уеннарына әзерлеге буенча киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә ААҖ “МТС”, ААҖ “Вымпелком”, ААҖ “МегаФон”, ЯАҖ “НСС” һәм ЯАҖ “СМАРТС”, ААҖ “Таттелеком”, ААҖ “Ростелеком”, ФДУҖ “Россия Почтасы”, шулай ук Универсиада Дирекциясе һәм Татарстанның Роскомнадзор оешмасы катнашты.
Хәзер мәктәп укучысының электрон көндәлеге һәрчак кул астында – укучының билгеләрен iOS платформасы җиһазлары өчен “ТР Хезмәтләре” (“Услуги РТ”) кушымтасы аша тикшереп була.