Android платформасы җиһазлары өчен “Услуги РТ” мобиль кушымтасына яңартулары чыкты. Кушымтаның яңа версиясе аша мәктәп укучысының электрон көндәлеген һәм билгеләрен карап була.
Әлеге хезмәт белән кулланыр өчен Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль порталында uslugi.tatarstan.ru шәхси кабинетта укучының “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” (edu.tatar.ru) мәгълүмати системасыннан логинын һәм паролен язарга кирәк.
Шулай ук мобиль кушымтаның яңа версиясе аша Татарстан Республикасының Пенсион Фонды хезмәтләре белән кулланып була. Яңа сервис аша хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә өстәмә страховка кертемнәре өчен түләп була.
Шулай итеп, Android җиһазы аша “Услуги РТ” кушымтасын кулланучыларга түбәндәге хезмәтләр бирелә:
- балалар бакчасына чират тикшерү;
- салым тикшерү һәм түләү;
- ЮХИДИ штрафларын тикшерү һәм түләү;
- ТКХ өчен түләү;
- суд карарлары буенча түләү бурычларын тикшерү һәм түләү;
- такси рөхсәт документларын тикшерү;
- автомобильнең эвакуацияләнгән транспорт стоянкасында булу-булмавын тикшерү;
- хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә өстәмә страховка кертемнәрен түләү;
- укучының билгеләрен тикшерү.
Моннан тыш, “Народный контроль” - “Халык контроле” системасы кушымтасы аша юл хәлләре, социаль хезмәт өлкәсендә җитеәсезлекләр һәм башка өлкәдә фотоматериал белән хәбәр калдырырга була.