Чәршәмбе, 8 майда Чаллы шәһәрендә ИТ-паркның Казан һәм Чаллы резидентлары ветераннарны Җиңү көне белән котладылар. Бу бәйрәм илебезнең һәр кешесе өчен мөһим. Кунаклар алдында Казан ИТ-паркының директоры Антон Грачев чыгыш ясады. Ул ветераннарга җиңү өчен рәхәтләрен җиткереп, аларга сәламәтлек теләде.
Ветераннарны плов белән сыйлаганнан соң, аларга Чаллы ИТ-паркы, бизнес-инкубатор буенча экскурсия үткәрелде. Кунакларга бизнес-инкубаторда эшләнә торган инновацион проектлар турында сөйләделәр.
Порталдагы электрон хезмәтләр белән һәркем куллана алганы ассызыкланды – яшь аермасы моның өчен мөһим түгел. Бүгенге көндә өлкәннәр арасында компьютер һәм интернет белән кулланучылар арта. Казан һәм Чаллы ИТ-паркларының күпчелек инновацион проектлары гадилек һәм аңлаешлылык белән аерылып тора. Проектларның интерфейслары бар кеше өчен дә аңлаешлы булсын дигән максат белән башкарыла.
Экскурсиядән соң, чарага килгән ветераннар өчен бүләкләргә өстәмә итеп, чара вакытында төшерелгән фотолардан магнитлар бүләк иттеләр. Чарага җыелган бар кешенең бу көннән күңелле хатирәләре калды. Ә Чаллы аллеясендә утыртылган яшь чыршылар сугыш каһарманнарының бөек Җиңүләре турында истәлек булып торачак.